Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:30 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:30 , 27.5 °C
20.04.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак

23 апрель көнне икенче ел рәттән Яр Чаллы татар драма театрында «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак. Быел ул тел темасына багышлана. Сәгать 16:00дән 20:00гә кадәр биредә төрле чаралар — коворкингта тел лабораториясе һәм балалар мәйданчыгы, экспозиция мәйданчыгында qot күргәзмәсе һәм маркет, кече залда татар киносын күрсәтү һәм татарча караоке һәм Театр паркында урам экскурсияләре узачак.

Керү теркәлү буенча: https://chelnyteatr.timepad.ru/event/1971229/

Фестивальнең социаль челтәрләре: https://vk.com/mintatsoy_chally, https://t.me/urbantatar

Оештыручылар: URBANTATAR шәһәр берләшмәсе, А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театры. Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Сораулар буенча: + 7 (986) 915 - 92 - 03 (Гүзәл Әхмәтгәрәй)