Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:20 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:20 , 20.5 °C
12.04.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда тәэмин итүче көне узачак

Яр Чаллыда Татарстан Республикасының иң эре предприятиеләренең тәэмин итүчеләре көне узачак.

Импортны алмаштыру программасын үстерү һәм Татарстан Республикасы предприятиеләрен кирәкле эшләнмәләр һәм комплектлау кирәк-яраклары белән тәэмин итү кысаларында, Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры һәм Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан Тәэмин итүче көнен үткәрү планлаштырыла. Чара 14 апрельдә 10:00 сәгатьтә КФУның Инжиниринг үзәгендә узачак.

Түбәндәге компанияләрнең катнашуы планлаштырыла: Казан вертолет заводы, КАМАЗ, Татнефть, ТаграС, РИАТ.

Теркәлү һәм катнашу шартлары +7 (8552) 53-07-07, +7 (965) 625-79-14 телефоннары буенча.

Гаризалар nasrtdinova.n@innokam.pro электрон адресына кабул ителә: (предприятие исеме, ФИО, катнашучы вазыйфасы, телефон, e-mail).