Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 12:10 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 12:10 , 29.5 °C
09.09.2024
0
Поделиться

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 12 сентябрьдә 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көне үткәрә.

Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 нче йорт, 3 нче кат адресы буенча эшмәкәрләргә консультация бирәчәк. Кабул итү (8552) 32-06-07 телефоныннан алдан язылу буенча башкарыла.