Вторник, 05 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:34 , 10.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:34 , 10.5 °C
05.03.2026
0
Поделиться
Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Нина Антоновна Смоленск өлкәсенең Фурзово авылында туган. 1932 елда, әтисен сәяси курсларга җибәрү сәбәпле, гаиләсе белән бергә Ленинградка күчеп килгән. Ленинград блокадасы башланганда аңа 13 яшь була; әти-әнисе фронтка алынганлыктан, ул камалыштагы шәһәрдә берүзе кала.

Тулы булмаган урта белемне (8 сыйныф) алганнан соң, Ленинградның 18 нче медицина училищесына укырга керә һәм «шәфкать туташы» белгечлеге буенча аны тәмамлый.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге гомуми хезмәт стажы 38 елдан артык тәшкил итә. 1972 елда ул Яр Чаллыга күчеп килә. Шәһәрдә башта балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли, аннары 15 ел дәвамында Беренче шәһәр балалар хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы вазифасын башкара.

Һөнәри казанышлары һәм сугыш елларындагы хезмәте өчен дәүләт бүләкләренә, шул исәптән «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләренә лаек була.

1951 елда Валерий Григорьевич Старков белән гаилә кора. Юбилярның өч баласы, биш оныгы һәм ике оныкчыгы бар.