Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 18:34 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 18:34 , 27.5 °C
28.07.2023
0
Поделиться
Чаллыда җәйге "АйДа маркет" узачак

29 һәм 30 июльдә 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Габдулла Тукай исемендәге яр буенда бөтен Россиядән килгән талантлы һөнәрчеләр һәм дизайнерларның уникаль товарлары белән чираттагы очрашу узачак. "АйДа маркет" - күңелле компаниядә вакыт үткәрү һәм уникаль иҗат атмосферасы белән ләззәтләнү өчен бик яхшы мөмкинлек. 

Җәйге «АйДа маркете» да чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын чын иҗат һәм илһам бәйрәме көтә, атап әйткәндә: дизайнер маркеты; фуд-корт зонасы; лекцияләр, мастер-класслар, музыкаль программа һәм башка бик күп нәрсәләр.