Четверг, 21 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:10 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:10 , 21.5 °C
04.10.2022
0
Поделиться

5-7 октябрьдә «Белем» Россия җәмгыяте, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә, Чаллыда педагогик югары уку йортлары студентлары өчен оештырылган «Яңа офыклар» мәгърифәтчелек форумын үткәрәчәк. Чара Чаллы дәүләт педагогия университеты мәйданчыгында узачак. Катнашучылар актуаль һөнәри белемнәр алачаклар һәм педагогик эшчәнлектә кирәк булачак күнекмәләрне гамәлдә куллана алачаклар. Спикерлар остазлык, укытучының шәхси бренды, тупаслык һәм мәгариф киңлегендә уенның мөһимлеге турында сөйләячәкләр. Тыңлаучылар шулай ук халык алдында чыгыш ясаудан куркуны җиңәргә һәм тыңлаучыларның игътибары белән идарә итәргә өйрәнәчәкләр.