Бүген Чаллыда Дамир Рөстәм улы Гадиуллинны соңгы юлга озаттылар. Матәм тантанасында сугышчының туганнары һәм якыннары, Башкарма комитет хезмәткәрләре, Шәһәр Советы депутатлары катнашты. Дамир Гадиуллин Яр Чаллыда туган, Яр Чаллы политехник көллиятен тәмамлаган. Хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә һәлак була. Ул контракт буенча хезмәт иткән. «Бүген Чаллы шәһәре үз улы өчен кайгыра, сакчы белән хушлаша. Дамир Рөстәм улы Ватанының лаеклы улы булып калачак. Авыр минутларда ул куркып калмады, Ватаныбыз өчен җанын бирде», - диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев солдат туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашып. ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан президенты һәм республика Хөкүмәтенең кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
Дамир Рөстәм улы Гадиуллинның исеме "Ватан-ана" мемориаль комплексында урын алачак. Башкарма комитет җеназаны оештыру өчен барлык чыгымнарны үз өстенә алды.