Бүген Ипподромда хәрби-патриотик чара, Сталинград сугышы реконструкциясе булды.
Биредә шулай ук шәһәр тарихы музее экспонатлары, хәрби техника белән танышырга, солдатларга хат язарга була иде.
Фестивальне оештыруда Казан, Самара, Саратов, Екатеринбург, Әлмәт, Йошкар-Ола, Ульяновск, Тольятти һәм Волгоградтан 100дән артык оештыручы һәм 200 катнашучы катнашты.