«КАМАЗ-мастер» спорт үзәгендә Россиянең иң көчле кешесе Денис Вовк күнегүләр ясады. Аның рекордлары Гиннесс рекордлары китабында теркәлгән.
«Шәп динамика, сөйләп бетергесез тойгылар, соклану, балачак хыялын тормышка ашыру», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты атлет.