Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 07:04 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 07:04 , 21.5 °C
22.04.2023
0
Поделиться
Яр Чаллыда Бөтенроссия өмәсе узды
Яр Чаллыда Бөтенроссия өмәсе узды
Яр Чаллыда Бөтенроссия өмәсе узды
Яр Чаллыда Бөтенроссия өмәсе узды
Яр Чаллыда Бөтенроссия өмәсе узды
Яр Чаллыда Бөтенроссия өмәсе узды
Яр Чаллыда Бөтенроссия өмәсе узды
Яр Чаллыда Бөтенроссия өмәсе узды
Все фото

Санитар-экологик икеайлык кысаларында, бүген шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча Бөтенроссия өмәсе узды, анда 535 кеше катнашты, 10 берәмлек техника җәлеп ителде. Яр Чаллы халкы шәһәр территориясенең 30 гектарын җыештырды, 80 куб.м. чүп-чардан чистартты.Башкарма комитет хезмәткәрләре Чернобыльлеләр скверы территориясен җыештыруда катнаштылар; ГЭС бистәсендәге «Универсам» кибете һәм М. Җәлил скверы арасын; Тимер юлчылар урамын; Мәскәү проспекты буенча «Ак мәчет» тукталышыннан Х. Туфан проспектына кадәр; Х.Туфан проспекты буенча Мәскәү проспектыннан Тынычлык проспектына кадәр 2,3 комплекс ягыннан; Х. Туфан проспекты буенча Тынычлык проспектынан 6 комплекс буенча. Территорияне җыештыруда шәһәрнең өч районы да катнаша.