Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 22:54 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 22:54 , 21.5 °C
11.08.2022
0
Поделиться
Чаллыда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар форумы узды
Чаллыда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар форумы узды

Бүген "Нур" яшьләр үзәгендә  социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар Республика форумы кысаларында «Мәдәни-агарту проектларында катнашу аша сәламәтлекләре чикләнгән балаларны социальләштерү» темасына утырыш узды.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева форум кунакларын сәламләде һәм мөһим бурычларның берсен билгеләп үтте: «Бүгенге көндә безгә коммерцияле булмаган секторның муниципаль берәмлекләрдәге кыенлыкларын ничек җиңеп чыгуын белү бик мөһим».

Сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова да чыгыш ясады: "Барысын да тормышка ашырырга була, бигрәк тә Яр Чаллыда, биредә коммерцияле булмаган оешмаларда төрле юнәлешләрдә бик актив кешеләр эшли".