Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:42 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:42 , 22.5 °C
22.04.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда мәктәп КВН лигасының финалы узды

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәме белән 14 нче номерлы балалар-яшүсмерләр үзәге 20 апрельдә «Шатлык» яшьләр үзәгендә рус һәм татар телләрендә КВН мәктәп лигасы финалын үткәрде.

2021/2022 уку елы сезоны чемпионы исеме өчен 57, 58, 84 нче гомуми белем бирү оешмаларыннан 3 команда, ә татар лигасында – 2, 54, 58, 84 нче мәктәпләре командалары көч сынашты. Сезон чемпионнары – 84 нче лицейның "Оба-на", 58 нче мәктәпнең "Эксклюзив" командасы һәм 2 нче гимназиянең "Замба" командасы.