Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:34 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:34 , 25.5 °C
11.04.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда чокырларны ямау эшләре бара
Яр Чаллыда чокырларны ямау эшләре бара
Яр Чаллыда чокырларны ямау эшләре бара
Яр Чаллыда чокырларны ямау эшләре бара

Яр Чаллыда чокырларны ямау эше башланды. Бүген «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП бригадасы Хәсән Туфан проспектында эшли.

«Иртәгә ике бригада чыгачак. Шәһәрнең чокырлар булган бөтен территориясе ремонтланачак. Башта төп проспектлар буенча: Хәсән Туфан, Вахитов урамнары, аннары "Халык контроле"ндә күрсәтелгән участокларда: Көнбатыш урамы, Тукай исемендәге яр буенда эшләячәкбез. Алга таба җирле юллар буйлап узачакбыз», – дип аңлатты «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП участок мастеры Динар Идиятуллин.

Быел "Юл-урам челтәрен ремонтлау" республика программасы буенча Яр Чаллыда Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәрге участокта Халыклар Дуслыгы проспектын, Халыклар Дуслыгы проспектыннан Академик Королев урамына кадәрге  участокта Шамил Усманов урамын төзекләндерү, социаль әһәмияткә ия объектларга керү юлларын ремонтлау, квартал эчендәге юлларны һәм тротуарларны ремонтлау планлаштырыла.