Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:53 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:53 , 21.5 °C
21.04.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда язгы чакырылыш кампаниясе бара

Комсомол районы хакимиятендә язгы чакырылышны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда идарәче компанияләр, Комсомол һәм Тукай районнарының хәрби комиссариаты вәкилләре, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре катнашты.

Көзге чакырылышны оештыру мәсьәләсе буенча гражданнарның хәрби хезмәткә әзерлеге һәм чакырылыш бүлеге башлыгы Барый Минһаҗев чыгыш ясады. Ул барлык катнашучыларга хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясендә даими ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.