Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:40 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:40 , 24.5 °C
06.04.2023
0
Поделиться
Яр Чаллыда алдынгы инженерлык мәктәпләренең семинар-киңәшмәсе уза

Бүген Чаллыга эш сәфәре белән РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килә. Алар мәгариф объектларын караячак һәм шәһәрнең IT-паркында алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсен үткәрәчәк.

Чарада Россиянең 30 алдынгы инженерлык мәктәбе вәкилләре, югары технологияле партнер-компанияләр һәм федераль башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары хезмәткәрләре катнаша. Киңәшмәгә шулай ук алдынгы инженерлык мәктәпләрен булдыру һәм үстерүгә ярдәм күрсәтүгә грантлар буенча Совет әгъзалары да килә.

Катнашучылар узган ел нәтиҗәләре, алдынгы инженерлык мәктәпләре эшен оештыруның иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алышачак. Семинар-киңәшмә ике көн дәвам итәчәк. Иртәгә кунаклар Әлмәттә «Югары нефть мәктәбе» кампусында, «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә һәм «Татнефть» ААҖ Корпоратив университетында булачак.