Бәйрәмдә иң яхшы иҗат коллективлар чыгыш ясады.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Автозавод районында шәһәребезнең хатын-кызлары өчен «Язгы комплимент» бәйрәм программасы узды.
Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов барлык катнашучыларга сәламләү сүзләре һәм теләкләр белән мөрәҗәгать итте һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.