Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:24 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:24 , 20.5 °C
29.04.2026
0
Поделиться
Яр Чаллыда ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә
Яр Чаллыда ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә
Яр Чаллыда ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә
Яр Чаллыда ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә
Яр Чаллыда ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә
Яр Чаллыда ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә

Бүген Автозавод районында Бөек Ватан сугышы ветераны Дөлхамия Шәйгардан кызы Гардисламова 94 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин котлады.

Дөлхамия Шәйгардан кызы 1932 елның 29 апрелендә Актаныш районы Иске Кормаш авылында күпбалалы крестьян гаиләсендә туган. 1940 елда беренче сыйныфка укырга кергән, әмма нибары биш сыйныф кына тәмамлый алган – сугыш башланган. 

Авыр, ач заманда кыз бала колхозда төрле эшләрдә эшләгән: ат белән кырга тракторлар өчен керосин ташыган, өйдә әти-әнисенә булышкан, мал-туар караган һәм кече балаларны тәрбияләшкән. Сугыштан соң, 1951 елда, 19 яшендә Пермь өлкәсенең Губаха шәһәренә төзелешкә киткән – кирпеч салган, фундамент өчен траншеялар казыган.

1955 елда гаилә Минзәлә районына, Воровский исемендәге совхозга күченгән, анда Дөлхамия Шәйгардан кызы кирпеч заводында төрле эшче булып эшләгән. 1956 елда кияүгә чыккан, ике кызы туган. 1975 елда Яр Чаллыга аның әтисе килеп, эшкә урнашкан, ә 1977 елда бөтен гаиләне монда күчергән. Дөлхамия Шәйгардан кызы кием кибетенә үтүкләүче булып урнашкан, ә 1985 елдан Автомобиль җыю заводында гардеробчы булып эшләгән, аннан 1990 елда лаеклы ялга чыккан.

Мондый һәр визит – игътибар билгесе генә түгел, ә буыннар арасындагы тере бәйләнеш һәм сакчыларыбызның үлемсез батырлыгы турындагы хәтер.