Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2 601 очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч 100 мең кешегә 495,1 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 13,8%ка түбәнрәк. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев җиткерде.
Медицина күзәтүенә 93 кеше алынган, 8 481 кеше медицина күзәтүеннән төшерелгән. Хәзерге вакытта бер провизор госпитале – йогышлы авырулар хастаханәсе эшен дәвам итә.
«Беренче компонент белән 46 052 кеше прививка ясаткан, вакцинаның икенче компонентын 34 764 кеше алган. Вакцинациядән соң бер өзлегү очраклары теркәлмәде», – дип хәбәр итте шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев.
Билгеләп үтик, шәһәр мэры Наил Мәһдиев та «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясатты.