А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Хәл бу ки... » проектындагы чираттагы спектакльне тәкъдим итә. Ул татар музыка сәнгатенең иң күренекле вәкиле, татар профессиональ музыкасына нигез салучы талантлы композитор Салих Сәйдәшевка багышланган.
Телефон: (8552) 25-31-77.
Алинә Хәбибуллина язган сценарий буенча иҗат ителгән һәм режиссер Олег Кинҗәгулов куйган спектакльдә бөек музыкантның биографиясе белән танышырга гына түгел, ә аның шәхесе аша «нәрсә ул музыка» дигән сорауга җавап табарга мөмкин. Спектакль югары музыка сәнгате һәм аны барлыкка китергән композитор язмышы турында сөйли.
Спектакльдә дүрт талантлы актер катнаша: Һидиятуллин Инсаф, Сәгыйдуллина Алсу, Мохлисова Алинә һәм Фәхертдинов Рәзил.
Барлык мәгълүмат сайтта: https://chelnyteatr.tatar/