Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:17 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:17 , 20.5 °C
01.09.2022
0
Поделиться
Чаллы парын бриллиант туйлары белән котлыйлар
Чаллы парын бриллиант туйлары белән котлыйлар

Бүген Нуретдин Зиатдин улы һәм Фрүзинә Бәхтегәрәй кызы Шәрәфетдиновлар 60 еллык юбилейларын билгеләп үтәләр. 1962 елның 1 сентябрендә алар Пермь өлкәсенең Кизел бистәсендә никахларын теркиләр. Икесе дә югары белемгә ия. Нуретдин Зиатдин улы тау сәнәгате институтын тәмамлый һәм тау техникасы өлкәсендә инспектор булып эшли. Фрүзинә Бәхтегәрәй кызы гомере буе мәктәпкәчә белем бирү системасында эшли.

Алмаз туй-чын мәхәббәт, зирәклек һәм бәхет бәйрәме. Безнең парларның да горурланырлык нәрсәләре бар. Юбилярлар ике бала үстерделәр, бүген ике оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр. Юбилярларны котларга Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов һәм район ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская килде. Традиция буенча юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.