Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәрен котладылар: Тәлгать Салихян улы Салихяновка 95 яшь тулды, ә Фәүзәл Абдулла кызы Сафинага — 97 яшь. Ветераннарга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән шәхси котлауларны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды. Очрашуларда шулай ук Шәһәр Советы депутаты Руслан Мостафин һәм Шәһәр Советы депутаты Руслан Гараев ярдәмчесе катнашты.
Фәүзәл Абдулловна — Сарман районы Күктәк-Мирсәет авылында туган. Сугыш елларында ул авыл хуҗалыгы эшләрен Алабуга педагогика училищесында уку белән бергә алып барган. Аның сугыштан соңгы бөтен хезмәт эшчәнлеге мәгариф өлкәсенә багышланган. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгәннән соң, ул Чураш башлангыч мәктәбе директоры итеп билгеләнә һәм 1951 елдан пенсиягә чыкканчы шул мәктәпне өзлексез җитәкли. Яр Чаллыга 1980 елда күченеп килә.