Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 12:14 , 30.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 12:14 , 30.5 °C
03.03.2023
0
Поделиться
Шәһәрдә яңа футбол манежы төзеләчәк

Мәскәүдә “Без бергә. Спорт” халыкара форумында Яр Чаллы шәһәре һәм “Физра” кампаниясе арасында ябык футбол манежы төзү һәм эксплатацияләү турында килешүгә тантаналы рәвештә кул куелды.

Яңа футбол манежы Җиңүнең 40 еллыгы урамында, 52нче микрорайон каршында урнашачак. Ул “Бизнес-спринт (Я выбираю спорт) федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Узган ел Россия спорт Министрлыгы Татарстаннан 2 проектны хуплады. Берсе Чаллы булса, икенчесе – Әлмәт шәһәре.