Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:35 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:35 , 22.5 °C
01.05.2026
0
Поделиться
Яр Чаллыда 600дән артык агач утыртылды
Яр Чаллыда 600дән артык агач утыртылды
Яр Чаллыда 600дән артык агач утыртылды
Яр Чаллыда 600дән артык агач утыртылды

Бүген Яр Чаллыда өмә узды, аның кысаларында шәһәр территорияләрен җыештыру һәм 600дән артык агач утырту эшләре башкарылды.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Дәүләт советы һәм Шәһәр советы депутатлары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, Яшьләр парламенты вәкилләре, шулай ук «Мәдәният һәм ял паркы» хезмәткәрләре катнашты.

Агачлар Габдулла Тукай һәм Фикрәт Тәбәев яр буйлары территориясендә, шулай ук Җиңү паркында утыртылды.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов болай дип уртаклашты: «Бүген 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Без шәһәребезне тагын да матуррак итү өчен чираттагы мәртәбә шәһәр территорияләренә чыгабыз!».

Хәзерге вакытта гомумшәһәр өмәсе дәвам итә. Иҗтимагый территорияләрне, йорт эчендәге юлларны һәм гражданнарның күпләп ял итү урыннарын җыештыру һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.

Шулай ук, район хакимияте коллективы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре белән бергә Муса Җәлил исемендәге скверга өмәгә чыкты.