Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:19 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:19 , 20.5 °C
01.12.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда «Беренче курс студенты көне – 2021» студентлар иҗаты фестиваленә йомгак ясадылар
Яр Чаллыда «Беренче курс студенты көне – 2021» студентлар иҗаты фестиваленә йомгак ясадылар

Гариза бирү кампаниясе кысаларында оештыру комитетына 124 гариза юлланган, шуларның 59ы – «Музыка», 28е – «Хореография», 15е – «Театр», 19ы – «Журналистика/Блоггинг», 2се – «Оригиналь жанр» юнәлешләре буенча.

22 һәм 23 ноябрь көннәрендә «Нур» һәм «Шатлык» яшьләр үзәкләрендә дүрт юнәлеш буенча сайлап алу турлары үткәрелде. Гала-концерт программасына жюри тарафыннан 16 номер сайлап алынган.

Урта махсус уку йортлары арасында Гран-прины «ТИСБИ» көллиятенең Яр Чаллы филиалы алды, югары уку йортлары арасында «Казан (Идел буе) федераль университеты»ның Яр Чаллы институты (филиалы) Гран-прига лаек булды.

Җиңүчеләр чараның иганәчеләреннән дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

Жюри эше нәтиҗәләре буенча 72 призлы урын билгеләнде. Барлык номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге белән биредә  танышырга мөмкин.