Яр Чаллыда Муса Җәлил һәйкәле янында шул исемдәге скверда күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алдылар. Чараны Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачты.
Үзенең чыгышында ул шагыйрь иҗатының татар шигъриятендә әһәмиятен билгеләп үтте һәм яшь буынга татар халкының бөек улына хөрмәт күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде. «Еллар үтә, ләкин ул дәһшәтле вакыйгалар хәтеребездә мәңгегә уелып калынган. Сугыш еллары барлык кешеләрнең йөрәкләрендә һәрвакыт зур чагылыш табачак», - диде ул.