Легендар Чаллы төзүчесен искә алырга шәһәрнең Мактаулы гражданнары, шәһәр Советы депутатлары, «КамГЭСэнергострой» предприятиесе ветераннары, шәһәрнең төзелеш предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, төзелеш көллияте студентлары, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм шәһәр җитәкчелеге җыелды.
Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Абдуллин катнашты.