Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:38 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:38 , 27.5 °C
14.05.2022
0
Поделиться

14 май кичендә, 15 май төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә. Бүген кич белән җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Синоптиклар фаразлары буенча, 15 майда Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгырлар. Аерым районнарда яшен. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +3..+7 градус. Көндез максималь һава температурасы +16..+19 градус.