4 март иртәсендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә бураннар көтелә, күз күреме 500-1000 м һәм аннан да азрак, көчле җил тизлеге 15-20 м/с булачак.
Чаллыда болытлы һава көтелә, төнлә аязучан. Төнлә бераз кар, урыны белән йомшак буран. Көндез кар, буран. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 8-13 м/с, көндез 15-20 м/с кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-11, аязганда -16 кадәр. Көндез максималь температура -1..-3˚. Юлларда бозлавык.