«Шуны билгеләп үтәсем килә: “Бердәм Россия”нең Халык программасы кешеләрнең наказлары һәм теләкләре нигезендә төзелгән. Димәк, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, мәдәният һәм спорт йортларын яңарту, юллар төзү, парклар һәм яр буйларын төзекләндерү нәкъ менә халык үзе билгеләгән өстенлекләрдән чыгып алып барыла. Быел Яр Чаллының 45 нче мәктәбе үзенең 40 еллык юбилеен каршы ала. Монда якынча 1,2 мең укучы белем ала, 51 педагог эшли. Иң зур бүләк, һичшиксез, күптән көтелгән капиталь ремонт булачак», — дип шәрехләде Әлфия Когогина.
Бинада демонтаж эшләре 80 проценттан артык тәмамланган. Фасадны һәм түбәне этаплап ремонтлау, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштыру, электр һәм су белән тәэмин итү, канализация, җылыту системаларын яңарту һәм башка эшләр алып барыла.
«Бюджет хисабына башкарылучы социаль әһәмияткә ия объектлар төзелеше һәм капиталь ремонтларының барысы да эшнең һәр этабында җентекле парламент контроле аша үтә. 45 нче мәктәптә капиталь ремонт расланган план буенча бара — моңа үзебез инандык. Барлык биналарны да шәхсән йөреп чыктык: кара эшләр барган урыннарны да, инде ремонтланган мәйданнарны да карадык», — дип билгеләде депутат.
2026 елда Татарстанда мәгариф өлкәсендәге 170 объект ремонтланачак. Болар — 61 мәктәп, 67 азык-төлек блогы, 23 балалар бакчасы, 2 балалар йорты, 8 ресурс үзәге, 8 тулай торак. Бу объектлар «Гаилә» һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектларына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына, шулай ук дүрт республика программасына керә.