Воскресенье, 03 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:37 , 2.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:37 , 2.5 °C
25.03.2026
0
Поделиться
Яр Чаллыда Мәдәният хезмәткәре көне билгеләп үтелде
Яр Чаллыда Мәдәният хезмәткәре көне билгеләп үтелде
Яр Чаллыда Мәдәният хезмәткәре көне билгеләп үтелде
Яр Чаллыда Мәдәният хезмәткәре көне билгеләп үтелде
Яр Чаллыда Мәдәният хезмәткәре көне билгеләп үтелде
Яр Чаллыда Мәдәният хезмәткәре көне билгеләп үтелде
Яр Чаллыда Мәдәният хезмәткәре көне билгеләп үтелде
Яр Чаллыда Мәдәният хезмәткәре көне билгеләп үтелде
Все фото

«Энергетик» мәдәният сараенда Мәдәният хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, тармак ветераннары, шәһәрнең иҗат коллективлары, Шәһәр Советы депутатлары катнашты. Кунаклар арасында Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина да бар иде.

«Укучыларыгызның уңышлары сезнең осталылыгыгызның һәм эшкә мәхәббәтнең төп күрсәткече булып тора. Моның өчен сезгә зур рәхмәт. Шәһәр һәм КАМАЗ башында торган тармак ветераннарына да рәхмәт әйтәсем килә. Нәкъ менә сез шәһәребездә яшәгән изге традицияләргә нигез салдыгыз. Сезнең алда баш иябез», – дип ассызыклады Ирина Сәгыйдуллина 

2025 елдагы эш нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре мэр премияләре, мэрның Мактау грамоталары, шулай ук шәһәр һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм шәһәрнең, Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсе үсешенә керткән зур өлеше өчен дәүләт һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды. Шулай, Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры урынбасары Регина Каюмова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театры драма артисты Руслан Аюпов, «Энергетик» мәдәният сараеның артист-вокалистлары Алинә Гарифуллина һәм Динә Гарифуллина, шулай ук Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән «Кызыл тау» мәдәният үзәге администраторы Дамир Әхмәтҗанов, Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театрының яктырту буенча рәссамы Денис Иванов, Яр Чаллы сәнгать көллиятенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Карпова, Яр Чаллы сәнгать көллиятенең «Бию сәнгате» бүлеге укытучысы Екатерина Кононова, «Мастеровые» рус драма театрының баш режиссер ярдәмчесе Юлия Поликарпова, шулай ук Үзәкләштерелгән китапханә системасы коллективы (бүләкне директор Венера Гайнуллина алды) билгеләп үтелделәр.

Мәдәният үсешенә керткән зур өлеше өчен Яр Чаллы шәһәре мэрының Мактау грамотасы белән Яр Чаллы филармониясе оркестры артисты, Әлфәрис Дәүләтханов, «Энергетик» мәдәният сараеның директор урынбасары Венера Камалова, Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе укытучысы Альбина Минаҗетдинова, 4 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Людмила Мищенко, 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльвира Муратова һәм Яр Чаллы дәүләт курчак театры коллективы (бүләкне директор Зөһрә Митрофанова алды) бүләкләнделәр.

Яр Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәте белән 2 нче балалар музыка мәктәбенең концертмейстеры Лилия Галиуллина, Үзәк шәһәр китапханәсенең балалар белән масса эше бүлеге әйдәп баручы китапханәчесе Роза Диярова, Балалар театр сәнгате мәктәбе укытучысы Елена Казанцева, «Энергетик» мәдәният сараеның клуб формалаштыру җитәкчесе Лариса Козлова, «КАМАЗ» мәдәният сараеның клуб формалаштыру җитәкчесе Ольга Кузьмичева, Орган залының әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе Айгөл Латочкина, «Мастеровые» рус драма театры директоры урынбасары Наталья Матиос, «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге мөдире Роза Новикова, Яр Чаллы филармониясе оркестры артисты Валерий Филиппов һәм Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбенең «Виола» укытучылар камера ансамбле коллективы (бүләкне җитәкчесе Әлфия Насыйбуллина алды) бүләкләнделәр.

Югары һөнәри осталлыклары өчен мэр премияләренә Үзәк балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Наталья Абрамова, Орган залының артисты – концерт башкаручысы Эльмира Әхмәтова, Яр Чаллы филармониясе директоры Нәфисә Әхмәтшина, «Мастеровые» рус драма театры драма артисты Александр Братенков, Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе укытучысы Ремзи Денислямов, Тарихи-туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Илгиз Идиятуллин, Балалар театр сәнгате мәктәбе укытучысы Алия Исламова, 14 нче филиал-китапханә бүлеге мөдире Гөлия Мөбәрәкшина, Тарихи-туган якны өйрәнү музееның музей-белем бирү эшчәнлеге буенча методисты Ленара Нугуманова, «КАМАЗ» мәдәният сарае администраторы Александр Нуриев, «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгенең клуб формалаштыру җитәкчесе Эльвира Нурутдинова, 2 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Альбина Писаренко, «Кызыл тау» мәдәният үзәгенең һәвәскәр клуб формалаштыру җитәкчесе Светлана Прокопьева, 1 нче балалар музыка мәктәбенең концертмейстеры Марина Проскурина, 2 нче балалар музыка мәктәбе директоры Александр Рыбин, 5 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Елена Сидорова, Балалар сәнгать мәктәбенең концертмейстеры Елена Тюрина, 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльмира Хөсәенова һәм 3 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Анна Шишкина лаек булдылар.

«Мактау китабына» Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фәлсәфә фәннәре кандидаты Рамил Бәдретдинов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнил Салихов, Татарстан Республикасының халык артисты, драматург, Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театры драма артисты Булат Сәләхов кертелделәр.