Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 12:07 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 12:07 , 27.5 °C
19.03.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда «Нәүрүз» бәйрәме билгеләп үтеләчәк

Яр Чаллыда 21 мартта 12:00 сәгатьтә шәһәрнең «Җиңү» мәдәният һәм ял паркында «Нәүрүз» төрки халыкларының милли бәйрәме киң колач белән билгеләп үтеләчәк.

Бәйрәм кунакларын милли биюләр һәм халык уеннары, халык иҗаты күргәзмәсе, шулай ук «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты ансамбльләре һәм милли җәмгыятьләрнең иҗат коллективлары чыгышлары көтә.

Нәүрүз сүзе фарсы теленнән яңа көн дип тәрҗемә ителә һәм яңа тормыш башлану символы булып санала. Җир йөзендәге иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе «Нәүрүз» не безнең эрага кадәр VII гасырда ук билгеләп үткәннәр.