Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 00:04 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 00:04 , 21.5 °C
14.02.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда Муса Җәлилнең 116 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

15 февральдә, Муса Җәлилнең туган көнендә, бөек татар шагыйре исемендәге скверда истәлекле чара узачак. 14:00 сәгатьтә күренекле язучы һәйкәле янына җәмәгатьчелек вәкилләре һәм аның иҗатын яратучылар җыелачак. Катнашучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен укыячак, аның тормышы һәм иҗаты фрагментларын искә төшерәчәкләр.

Тантана шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланачак, алга таба барлык теләүчеләрне Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәби-туган якны өйрәнү музеена тематик экскурсиягә чакырачаклар, анда Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгы һәм язмышы турында сөйләячәкләр.