Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:52 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:52 , 25.5 °C
26.04.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр

Все фото

Габдулла Тукай һәйкәле янында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Тукайга чәчәкләр!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды.

Бәйрәмдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил Сафин, иҗат интеллигенциясе вәкилләре, укучылар, студентлар, педагоглар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Әдәби-музыкаль композиция Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театры артистлары тарафыннан башкарылды. Концерт программасында «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге һәм «Болгар» бию театры солистлары катнашты. Тантана кысаларында әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү оештырылды.

Конкурс дүрт номинациядә үткәрелде:«Әдәбият» номинациясендә җиңүче – Сирень Якупова; «Сынлы сәнгать» номинациясендә җиңүне  Хәния Гәрәева яулады;«Театр сәнгате» номинациясендә Гөлназ Нурединова җиңүче дип игълан ителде. «Музыкаль сәнгать һәм башкару сәнгате» номинациясендә «Иске шәһәр» халык уен кораллары ансамбле җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Татар драма театры артистлары, язучылар һәм балалар башкаруында Габдулла Тукай шигырьләре һәм заманча авторларның әсәрләре яңгырады. Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү бергәләшеп «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. Чаллылылар шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар.