Бәйрәм чаралары шәһәрнең өч районында уза: Азатлык мәйданында, Җиңү паркында һәм ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында. Азатлык мәйданында концерт программасы оештырылган. Шәһәр халкын Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады. Мәдәни-массакүләм чаралар программасы иҗади коллективлар һәм мәдәният, мәгариф һәм яшьләр учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән.
Чаллыда Яз һәм Хезмәт бәйрәме үткәрелә
Бәйрәм чаралары шәһәрнең өч районында уза: Азатлык мәйданында, Җиңү паркында һәм ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында. Азатлык мәйданында концерт программасы оештырылган. Шәһәр халкын Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады. Мәдәни-массакүләм чаралар программасы иҗади коллективлар һәм мәдәният, мәгариф һәм яшьләр учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән.
01.05.2023
Поделиться
0
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов Азатлык мәйданында шәһәр халкын котлады: "Бу бәйрәм барыбызны да берләштерә. Бу бәйрәм тарихны-элек булганны һәм бүген булганны берләштерә. Һәм, әлбәттә, бу көнне без Хезмәтнең һәм үз хезмәтләре белән җәмгыятебез үсеш алсын өчен барысын да эшләүчеләрнең әһәмиятен аңлыйбыз", – дип билгеләп үтте ул үзенең котлау чыгышында, беренче төзүчеләрнең бәяләп бетергесез өлеш кертүен . Ул Чаллы халкына эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык, игелек теләде.
Поделиться новостью