Пятница, 22 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:22 , 16.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:22 , 16.5 °C
17.05.2023
0
Поделиться
Яр Чаллыда пляж-волейбол сезоны ачыла

21 майда «Волейбол шәһәре» партия проекты кысаларында  Г.Тукай исемендәге үзәк пляжда волейбол буенча җәйге пляж сезоны ачылачак. Катнаш өлкәннәр командалары арасында пляж волейболы буенча турнир оештырылачак. Уеннар 10:00 сәгатьтә башлана. Турнирга Чаллы, Казан, Түбән Кама, Минзәлә, Нефтекамск һәм Уфа шәһәрләреннән барлыгы 20 команда киләчәк. Уеннар барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган биш мәйданчыкта узачак.