Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:42 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:42 , 27.5 °C
04.05.2026
0
Поделиться
Яр Чаллыда 9 Майга хәрәкәт чикләнәчәк
Яр Чаллыда 9 Майга хәрәкәт чикләнәчәк
Яр Чаллыда 9 Майга хәрәкәт чикләнәчәк

Яр Чаллыда Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан берничә урамда транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә – үзгәрешләр Муса Җәлил, Хәсән Туфан проспектларына һәм Батенчук урамына кагыла.

4-7 май көннәрендә сәгать 12:00дән 16:00гә кадәр Муса Җәлил проспектының Үзәк урамыннан Батенчук урамына кадәрге участогы ике юнәлештә дә, шулай ук Батенчук урамының Муса Җәлил проспектыннан Хөсәен Ямашев бульварына кадәрге өлеше бер юнәлештә автомобильләр йөрү өчен ябыла. Әйләнеп узу маршруты схема буенча билгеләнгән.

9 майда сәгать 7:00дән 11:30га кадәр хәрәкәт Муса Җәлил проспектының Гидротөзүчеләр урамыннан Үзәк урамга кадәрге өлешендә (ике юнәлештә дә) һәм Батенчук урамының Хөсәен Ямашев бульварыннан Габдулла Тукай яр буена кадәрге участогында чикләнәчәк.

Шул ук көнне, 9 майда, сәгать 14:00дән 23:00гә кадәр Хәсән Туфан проспектының Чулман проспектыннан Раскольников урамы белән Раис Беляев проспекты кисешкән урынга кадәрге өлеше ике юнәлештә дә транспорт өчен ябылачак.

Машина йөртүчеләргә маршрутларын алдан планлаштырырга һәм альтернатив юллардан файдаланырга тәкъдим ителә.