Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының 12.02.2021 №944 карары нигезендә 2021-2035 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеген җылылык белән тәэмин итү схемасын актуальләштерүнең эшләп бетерелгән проекты буенча ачык тыңлаулар билгеләнде.
Гавами тыңлаулар шәһәр Башкарма комитетының 400 залында 24 февральдә 10:00 сәгатьтә узачак. 2020-2035 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеген җылылык белән тәэмин итү схемасын актуальләштерү проекты буенча гавами тыңлауларда катнашуга гаризаларны шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормышын тәэмин итү идарәсенең энергетика бүлеге 20 февральгә кадәр эш көннәрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан ур., 23 йорт, бүлмәләр 414, 431.