Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:43 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:43 , 22.5 °C
29.04.2026
0
Поделиться
Яр Чаллыда сәнәгать үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Яр Чаллыда сәнәгать үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Яр Чаллыда сәнәгать үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшкуарлык» проектының федераль координаторы Әлфия Когогина «Җиһазлар базасы» индустриаль паркы мәйданчыгында сәнәгать үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

«Сәнәгать парклары – индустриаль эшкуарлыкны үстерү өчен нәтиҗәле мәйданчык. Бүген бигрәк тә, капиталь төзелеш өчен акчалар шактый кыйбат булганда. Аларда җитештерүне тиз башлау, яңа технологияләрне сынау өчен шартлар тудырыла. Бу – тышкы мохит үзгәрешләренә тиз җайлашырга, эрерәк предприятиеләрнең ихтыяҗларын сыгылмалы һәм сыйфатлы канәгатьләндерергә сәләтле кече һәм урта эшкуарлык секторы өчен мөһим. Шуңа күрә федераль дәрәҗәдә сәнәгать паркларына дәүләт ярдәмен гамәлгә ашырабыз, инфраструктура, инженерлык челтәрләре һәм җитештерү биналары төзелешенә субсидияләр бүлеп бирәбез, салым ташламалары, аренда өстенлекләре һәм башка чаралар күрсәтәбез», – дип билгеләп үтте Әлфия Когогина.

«Җиһазлар базасы» – Татарстанның дәүләт аккредитациясенә ия булган иң эре шәхси индустриаль паркларыннан берсе. Барлык резидентлар икътисадның реаль секторын тәкъдим итә һәм ихтыяҗлы продукция җитештерә, шул исәптән импортны алыштыру бурычларын хәл итә. Сәнәгать паркында 959 эш урыны булдырылган. 2025 елда резидентлар 12,5 млрд сумлык продукция төяп җибәргән, 0,9 млрд сум чамасы салым түләгән.

«Үсеш дәвам итә, инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, резидентларны җәлеп итү һәм үстерү өчен шартлар тудырыла, ә бу – яңа җитештерүләр, эш урыннары һәм социаль әһәмиятле бурычларны хәл итү өчен кирәк булган барлык дәрәҗә бюджетларын формалаштыручы салым түләүләре», – дип аңлатма бирде Әлфия Когогина.