Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:21 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:21 , 19.5 °C
22.10.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда юл хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Бүген Тантаналар сараенда Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә һәм Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Тармак ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина котлады. Ул билгеләп үткәнчә, федераль үзәк, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Яр Чаллыда юлларны ремонтлауга, шулай ук яңа автотрассалар төзүгә зур игътибар бирелә.

 «Ел саен без үзәк шәһәр проспектларының берсен, шулай ук сәнәгать зонасында юлларны ремонтлыйбыз. Быел безнең төзүчеләр, аларга зур рәхмәт, Шамил Усманов урамы участогын ремонтлауны вакытыннан алда төгәлләделәр.