Бу атнадан балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, өстәмә белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлекләре тикшерелә.
Белем бирү объектларының иминлеген һәм сакланышын булдыруга аерым игътибар биреләчәк.
Тикшерү 27 августка кадәр дәвам итәчәк. Комиссия 128 балалар бакчасын, 13 өстәмә белем бирү учреждениесен, 78 мәктәпне тикшерәчәк.