Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:56 , 18.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:56 , 18.5 °C
20.12.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда Мэрның традицион чыршылары старт алды

Все фото

Яр Чаллыда мэр катнашында традицион чыршы бәйрәмнәребашланды. Бәйрәмнәр шәһәрнең төрле учреждениеләрендә узачак, бу юлы балалар  “Мастеровые”рус драма театрында Яңа ел әкиятен карадылар.Театрның яңа бинасын  гирляндалар белән бизәгәннәр, ә яшь тамашачыларны  Яңа ел чыршысы һәм аниматорлар каршы алды.

 Тамаша башланыр алдыннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев балаларны сәламләде һәм аларның казанышларын билгеләп үтте: “Үзегезнең тырышлыгыгыз, укытучыларыгыз, остазларыгыз, тренерларыгыз һәм әти-әниләрегез ярдәме белән сез укуда, спортта, мәдәнияттә төрле биеклекләргә ирешә алдыгыз”.

“Киләсе 2023 елда сезгә яхшылык телим. Авыр, әмма шул ук вакытта кызыклы мавыгуларыгызда  һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын. Бәйрәм белән, якынлашып килүче Яңа ел белән, кадерле балалар!” - дип котлады яшь чаллылыларны Наил Мәһдиев.

Бәйрәм кунакларына – аз керемле гаиләләрдәге балаларга, хәрби хезмәткәрләрнең балаларына, иҗтимагый оешма активистларына һәм уку алдынгыларына “Алиса, йөгер!” спектаклен тәкъдим иттеләр.

Спектакль тәмамланганнан соң барлык тамашачыларга татлы бүләкләр тапшырылды.