Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 18:37 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 18:37 , 27.5 °C
24.12.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда 13 нче автобус маршруты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк

63 һәм 65 комплекста яшәүчеләрнең транспорт үтемлелеген уңайлату өчен 13 нче автобус хәрәкәте схемасына үзгәрешләр кертелде.

27 декабрьдән автобуслар "Тимерчелек заводы" тукталышыннан, Моторная урамы – Залесный проспекты – Габдрахман Әпсәләмов проспекты – Җиңүнең 40 еллыгы урамы – Яшьлек проспекты, аннары маршрут буенча һәм кире юнәлештә йөриячәк.

Элек 13 нче маршрут автобуслары Яшьлек проспекты буенча йөри иде.