Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 07:28 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 07:28 , 20.5 °C
27.12.2022
0
Поделиться
Чаллыда кискен йогышлы вирус белән авыручылар саны арта

Бүген матбугат конференциясе барышында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорның Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев аңлатканча, авыручылар саны артканда кеше күп була торган урыннарга баруны киметергә, бүлмәләрне ешрак җилләтергә, дезинфекцияләү чараларын кулланырга кирәк.

Яңа короновирус инфекциясенә һәм гриппка каршы прививкадан тыш, пневмококктан да прививка ясатырга кирәк. Ул чирнең авыр нәтиҗәрен булдырмаска ярдәм итәчәк” , — дип өстәде Илгизәр Бариев.

Исегезгә төшерәбез, Роспотребнадзорның ТР буенча карары нигезендә чикләүләр эпидемия процессының интенсивлыгын киметү максатында кертелә. Сәламәтлек саклау учреждениеләренә битлексез керү тыела. Авыр хәлдәге кешеләрне караучылар гына якыннары янында була ала. Шулай ук тәүлек буе балалар яши торган учреждениеләргә дә керергә ярамый.

Сәламәтлек саклау һә мәгариф учрежденияләрендә, җәмәгать транспортында дезинфекция көчәйтелә.