Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 16:51 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 16:51 , 28.5 °C
27.09.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда Укытучылар көнен билгеләп үтәргә әзерләнәләр
Яр Чаллыда Укытучылар көнен билгеләп үтәргә әзерләнәләр
Яр Чаллыда Укытучылар көнен билгеләп үтәргә әзерләнәләр
Яр Чаллыда Укытучылар көнен билгеләп үтәргә әзерләнәләр
Яр Чаллыда Укытучылар көнен билгеләп үтәргә әзерләнәләр

Укытучылар көне алдыннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аппарат киңәшмәсендә Чаллы педагогларының уңышлары турында сөйләде. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда мәгариф өлкәсендә 15 меңнән артык кеше эшли, аларның 3 764е – мәктәпләрдә педагогик хезмәткәрләр, 3 399ы – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, 2 191е – югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары, 555е – өстәмә белем бирү учреждениеләрендә педагоглар.

– Чаллы педагоглары - безнең горурлыгыбыз, - дип билгеләп үтте Рамил Хәлимов. - Шәһәр белем сыйфаты буенча, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өлеше буенча, спорт-сәламәтләндерү эше буенча республикада алдынгы урыннарда тора. Шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм җитәкчеләре ел саен Россия, региональ, шәһәр конкурсларында катнашалар һәм җиңү яулыйлар.  

Педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен 200 000 сум күләмендә премия белән А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Мөхтярова, 77 нче гимназиянең тарих укытучысы Татьяна Әхмәтшина, 76 нчы гимназиянең чит тел укытучысы Елена Сычугова бүләкләнде.