Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:26 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:26 , 24.5 °C
30.03.2023
0
Поделиться
Талпан сезоны җитә

"Быел яз иртә килде. Шуңа күрә талпаннар да иртә уянды", - ди ТР Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллыдагы бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев. 

"Бәхеткә, кан суыручы бөҗәкләр кешеләргә һөҗүм итәргә өлгермәгән. Урман, аланнарда йөрергә яратучы этләр зыян күргән. "Ветеринар клиникасында эшләүче хезмәттәшләр белән сөйләштем. Алар талпан эләктергән этләрен алып килүчеләр инде бар дип сөйлиләр", - ди Илгизәр Бариев. 

Шуңа күрә талпаннарга каршы чаралар Яр Чаллыда быел иртәрәк уздырылачак. Иң беренче чиратта кеше күп йөри торган җирлекләр эшкәртеләчәк. Барлыгы 345 га җирдә талпаннарга каршы агу сиптереләчәк. 

Талпан тешләгән очракта, кичектермичә йогышлы авырулар хастаханәсенә мөрәҗәгать  итәргә киңәш итә табиблар. Анда энцефалитка каршы вакцина ясаячаклар.