Четверг, 21 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:56 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:56 , 22.5 °C
02.09.2025
0
Поделиться
Чаллыда юл-транспорт һәлакәтендә 9 кеше һәлак булган

Бу хакта Чаллының дәүләт автоинспекциясе башлыгы Радий Кадиков хәбәр итте. Ул юл хәрәкәте иминлеге турында чыгыш ясады. 

2025 елның беренче яртысында шәһәребездә 296  юл-транпсорт һәлакәте булган. Анда 9 кеше һәлак булды. 

Радий Кадиков юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген уртак тырышлык белән саклап калып булачагына ышаныч белдерде.

Радий Кадиков юл хәрәкәтләрендә балаларның имгәнүенә тукталды.  Агымдагы елның беренче яртысында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 56 юл-транспорт һәлакәте булды. Анда 59 бала зыян күрде. 

Яр Чаллы шәһәрендә питбайк һәм мотоциклларда йөргән балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.