Чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев катнашты. Тамаша алдыннан ул балаларны сәламләде һәм аларның казанышларын билгеләп үтте.
Чыршылар 23 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бәйрәм чарасына барлыгы 9 286 бала киләчәк. Алар янына уку отличниклары, иҗтимагый оешмалар активистлары, аз керемле гаиләләрдән балалар, махсус хәрби операциядә катнашучыларының балалары керә.