Шәһәр Советының гражданнар сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча комиссиясе утырышы профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалында күчмә рәвештә узды. Утырыш башланганчы онкология диспансерының баш табибы Алмаз Хаҗиев катнашучыларны учреждение эшчәнлеге белән таныштырды һәм онкологик авыруларны профилактикалау максатыннан диспансеризация узу кирәклеген искә төшерде. Ташламалы категория гражданнарына ярдәм күрсәтү Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Озын һәм актив тормыш» милли проектының игътибар үзәгендә тора.
Утырыш барышында Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов ташламалы дарулар белән тәэмин итү сәламәтлек саклауның өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып калуын билгеләп үтте. Кирәкле дару чаралары белән тәэмин итү буенча Федераль программа иминият принцибы нигезендә эшли. Пациентлар натураль ташламалардан баш тарткан очракта иминият принцибы бозыла.
Медицина учреждениеләрендә һәр граждан белән социаль пакет кирәклеге турында аңлату эше алып барыла. Әлеге эш нәтиҗәсендә социаль пакеттан баш тартучылар саны ел саен кими. Утырыш ахырында депутатлар гражданнарны ташламалы дару препаратлары белән тәэмин итү буенча эшне дәвам итәргә, бу мәсьәлә буенча мәгълүматландыру эшен активлаштырырга кирәклеген билгеләде.