11 апрельдән 12 апрельгә каршы төндә православие динендәгеләр төп христиан бәйрәмнәренең берсе – Пасханы билгеләп үтәчәк. Шәһәрнең православие гыйбадәтханәләрендә 11 апрель сәгать 23тән 12 апрель төнге 2:30га кадәр бәйрәм хезмәте оештырылачак.
Пасха хезмәтеннән соң дин тотучылар өчен өч проспект буенча автобуслар хәрәкәте оештырылачак: Чулман проспекты буенча Свято-Вознесенский соборыннан, Тынычлык проспекты буенча Казанской иконы Божьей Матери гыйбадәтханәсеннән, шулай ук Мәскәү проспекты буенча Воздвижения Креста Господня гыйбадәтханәсеннән Сидоровка поселогының «Ит комбинаты» тукталышына кадәр.