Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:10 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:10 , 28.5 °C
28.06.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда 1,5-3 яшьлек балаларның 80% ы балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителәчәк

Яр Чаллыда 1,5-3 яшьлек балаларның 80% ы балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.

Яңа уку елына 34, 63 микрорайоннарында, «Притяжение» торак районында (Орловка поселогы) 660 урынлык 3 балалар бакчасы төзеләчәк. Моннан тыш, өч яшькә кадәрге балалар өчен балалар бакчаларында 14 төркем үзгәртеләчәк. Хәзерге вакытта шәһәрдә 33 987 бала мәктәпкәчә учреждениеләргә йөри.

Исегезгә төшерәбез, балалар бакчалары төзелеше «Демография» милли проекты кысаларында алып барыла.